4 май 2012 яңалыклары
-
Җыр-моңнарда– еллар авазы
Район үзешчәннәре смотр-концертларының икенче этабы-оешма-предприятиеләр сәхнә осталары иҗатына йомгак ясалды. Гала-концертта тамашачы иң-иңнәрнең чыгышларын хозур кылып, шәһәребезнең 25 еллык тарихи вакыйгаларын җыр-моң аша янә кичереп, иҗтиһат дөньясында ләззәт кичте. -Бәйгедә катнашучы коллективларның сәхнә осталыгы елдан-ел чарлана, үсә бара, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова....
-
“Казан сөлгесе” белән – Казанга!
Бөтенсоз фестивале дипломанты, Бөтенроссия смотры лауреаты, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге Азнакай район премиясе лауреаты булган Азнакай татар халык драма театры (режиссеры ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов) "Казан сөлгесе" дүрт пәрдәлек музыкаль комедия (Кәрим Тинчурин) белән Әлмәт шәһәрендә Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган "Идел - йорт" республика халык театрлары...
-
Азнакайлылар “Йолдызлык”та балкыды
Башкаланың "Уникс" күңел ачу-спорт комплексында ТР Президенты патронажлыгында үтүче "Созвездие-Йолдызлык" XII ачык республика фестиваленең суперфиналы узды. Анда Азнакайның яшь талантлары да катнашты. Фестивальнең "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбенең Наилә Шәрифуллина җитәкчелегендәге "Бәхет" ансамбленең кечкенәләр төркеме беренче, Фирдәвес Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге "Юлдаш" ансамбле икенче урынны яуладылар. Ә инде йомгаклау концерты "Пирамида"да...
-
Фестивальдән канатланып кайттык
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесенең мәктәптән тыш эшләр республика үзәге Яр Чаллы шәһәрендә «Сәхнә көзгесе» республикакүләм милли балалар театр фестивале игълан иткәч, ныклы әзерлек эшләре башладык. Сарлы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Рабит Батулланың «Албасты» әсәрен сәхнәләштерергә кереште. Сәхнә киемнәрен дә зур завык белән үзебез...
-
Батырлар даны мәңгелек
Балалар иҗат үзәгендә Россия тарихы елына багышланган кичә узды. Анда Азнакай 1, 2, 7, 8, 9 нчы мәктәпләренең, гимназиянең, Югары Стәрле, Урсай, Урманай, Сәпәй авыллары мәктәпләренең музей активистлары катнашты. Туган якның тарихи, мәдәни үсешен пропагандалау музейлар эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Кичәдә укучылар тарихи эзләнү-тикшеренү эшләрен тәкъдир иттеләр, әдәби-музыкаль композицияләр...
-
Ветераннарны хөрмәтлик!
Татарстанлылар Россия Почтасының «Якташларга рәхмәт» акциясен хуплап каршы алдылар. «Татарстан почтасы» республика халкына Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган, федераль почта операторы тарафыннан уздырылучы « Якташларга рәхмәт» Бөтенроссия акциясендә катнашу тәкъдиме белән чыкты. Россия почтасы кулына корал тотып Ватанын саклаучы яки тылда фидакарь хезмәт куючыларга котлау открыткаларына имза куеп аларны махсус...
-
Берсе дә онытылмый
Азнакай үзенең батыр уллары белән хаклы горурлана. Төбәкне өйрәнү музеенда Бөтендөнья Авиация һәм Космонавтика көне уңаеннан якташыбыз, генерал-лейтенант, хәрби очучы Таһир Сәйфетдиновны искә алу узды. Мәктәп балалары белән очрашуга генерал укыган 2 нче мәктәпнең мәгариф ветераны, аның сыйныф җитәкчесе Евдокия Калинина килде. Мөгаллимә үзе эшләгән чорларга тукталып, ул чакта җитәкләгән...
-
Рейдлар уздырыла
Янгын куркынычы арту сәбәпле, Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм профилактик чаралар уздыру максатыннан, район торак пунктларда рейдлар уздыра башлады. Чираттагы рейд ОНД бүлеге начальнигы урынбасары Б. Шәйхетдинов һәм инспектор Р.Хөсәенов һәм авыл башлыгы О.Владимиров катнашында Үчәлле авыл җирлегендә узды. Аз тәэмин ителгән һәм...
-
Янгыннарга юл куймыйк
Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, күптән түгел ачылган Актүбә янгын посты шәхси ишегалларында, гомумән чүп-чар яндыруның зур бәла-казага китерү ихтималын кисәтә. Кечкенә генә учактан да тулы урам, йортларның янып бетү очраклары булды. Катгый рәвештә үз ишек алларыгызда сулы савытлар һәм янгын сүндергечләр булдыруны таләп итәбез. Чүп-чар һәм коры үлән...
-
Айлык тәмам, әмма эш дәвам итә
Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Мәдәният йортында семинар-киңәшмә узды. Башта район предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм производствода куркынычсызлык темасына багышланган фильм күрсәтелде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин үз докладында әлеге мәсьәләнең әһәмиятлелеген ассызыклап, производствода экология өлкәсендәге новаторлык технологияләренә тукталды, мисаллар китерде. Татарстанда һәм районда производство травматизмының торышы һәм хезмәт шартлары...
-
Велосипедчыга да закон бар
Яз-җәй чоры җитүгә, юлларда мото-велотранспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән һәлакәтләр күбәеп китә. Чөнки аларның күбесе үсмерләр һәм яшьләр, юл кагыйдәләре турында да кемнәндер ишетеп кенә беләләр. Әти-әниләр дә балаларына велосипедлар сатып алганда, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләргә оныталар. Ә мото-велосипедларда йөрүчеләр өчен кагыйдәләр бар һәм аларны белеп торырга кирәк. Иң...
-
Татшуганлылар кыюлык күрсәтте
26 апрельдә 87 нче янгын частенә Татшуган авылында янгын турында хәбәр алына. Урынга 87 янгын частеннән кала, Чалпы, Мөслим авыл янгын оешмалары чыга, Азнакай УТТ су ташу машинасы ярдәмгә килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ике сарай һәм торак йортны ут ялмап алган була. Ләкин җирле үзидарә органы хезмәткәрләре, Татшуган ирекле...
-
Мәктәпне тәмамлаганга – 50 ел
Район һәм шәһәр ветераннар советы оешуның 40 еллыгы уңаеннан бу көннәрдә ветераннар советында төрле чаралар, очрашулар еш булып тора. Бу көннәрдә совет рәисе Миргасим Кәримов Чалпы урта мәктәбен тәмамлаган классташларын җыйды. Җыелуның сәбәбе дә бар: бу «укучылар»ның мәктәпне тәмамлауларына 50 ел тулган. Шатлыктан сыйныфташларның керфек очларына яшь тамчылары кунды. Нинди...
-
Төп игътибар – профилактикага!
Хокук бозулар профилактикасы буенча ведомствоара комиссиянең районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектәге утырышын комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин алып барды. Эчке эшләр бүлегенең полиция участоклары уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Нияз Хәсәншин 2011 елда һәм быелның 1 кварталында аеруча авыр җинаятьләргә каршы...